Количество результатов: 10934000 (18841306), поиск занял 0.001 сек.

Результаты поиска

  1. Ләкин күңел көзгесендә аларның сурәтләре тонык, уйланып, татлы хатирәләргә бирелеп яткан чакларында Азат әнисенең ал-манча сөйләшә башлаганын тоеп сискәнеп китә, чөнки ул үзенең дә алман телендә фикерли башлаганын чамалый. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  2. Шулай да Азат әкренләп аякка басуын, тернәкләнеп килүен, ягъни фани дөнья һәм иртәгесе көн белән кызыксына башлавын сизә. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  3. Бар, кайдадыр яктылык чишмәсе бар, тик малайны чакырып, әйдәп торган рушан йолдыз гына күренми - аны болытлар каплаган. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  4. Күктән, болытлар арасыннан еш кына авыр бомбардировщикларның гөрелтесе иңә, хәтта бу гөрелтедән барак түбәсенең мүкләнгән чирәбе кубып төшкәли. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  5. Бу гөрелте, иңнәреңә басып, сине сыгып төшерә, җир куенына кереп сыенырдай буласың … Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  6. Авыр очкычларның гөрелтесеннән җир иңри … Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  7. германиянең ин-дустрия үзәкләрен хәрабәгә әйләндереп, кире англия ягына кайтып барган самолетларның тавышы да бүтән, инде алар хәзер пар күгәрченнәр кебек тыныч кына гөрлиләр. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  8. лагерьның каравылы һәм персоналы шуннан соң гына подвалдан чыгып, яңадан көндәлек вазифаларына керешә һәм малайларны да иреккә чыгара, чөнки тревога булу белән аларны палаталарында бикләп куйган булалар. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  9. Хәер, Азатлар бу подвалның бомбадан саклый алуына бик ышанмыйлар да. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  10. «Йөзәр кило авырлыктагы бомбадан зонтик белән сакланып маташтың ни, агач йортның идәне астында качып яттың ни» дип батырайган булалар. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР